Accessibility links

Русия кеше хокуклары омбудсмены "Хизб ут-Тәхрир"не тыюның канунилыгын тикшерәчәк


"Хизб ут-Тәхрир" эше мәхкәмә утырышында карала, Дондагы Ростов шәһәре (архив фотосы)
"Хизб ут-Тәхрир" эше мәхкәмә утырышында карала, Дондагы Ростов шәһәре (архив фотосы)

Татьяна Москалькова "Хизб ут-Тәхрир"нең хөкем ителгән әгъзаларының туганнары белән очрашканнан соң шундый карарга килгән.

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма буларак тануның канунилыгын һәм аның әгъзаларының хокуклары яклану-якланмавын тикшерәчәк. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Әлеге карар Москалькова "Хизб ут-Тәхрир"нең хөкем ителгән әгъзаларының туганнары белән очрашканнан соң кабул ителгән. Очрашу 5 февральдә узган иде. Москалькова идарәсендә Русиянең юристлар берлеге "Хизб ут-Тәхрир"нең хөкем ителгән һәм гаепле дип танылган әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтәчәк дип белдерәләр. Әлеге мәсьәлә килешенгән диелә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге мәгълүматынча, Русиядә "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашу өчен әлеге вакытта 239 кеше кулга алынган, аларның 171е хөкем ителгән. 98 кеше сәяси тоткын дип танылган. 2014 елдан Русия Кырымны аннексияләгәннән соң 31 кырым мөселманы "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнелеп эзәрлекләүләргә дучар булды. Украинада әлеге оешма ирекле эшчәнлек алып бара. Ә Русиядә ул 2003 елда террорчы дип танылды.

22 февральдә Федераль иминлек хезмәте Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эшенең сигез фигурантын хакимиятне көч кулланып яулап алырга омтылуда гаепләп җинаять эше ачты.

15 февральдә Мәскәүдәге хәрби мәхкәмә тумышлары белән Урта Азиядән булган тугыз кешене террорчылык оешмасына катнашуда гаепләп озак елларга төрмәгә утырту карары чыгарды.

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларына карата мәхкәмә эшләре Русянең берничә шәһәрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да бара. Гаепләнүчеләрнең күпләре үзләрен сәяси сәбәпләр белән эзәрлеклиләр дип саный. Адвокатлар кулга алынганнарны җәзалаулар турында белдерә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG