Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юныс Әхмәтҗанов исемендәге аш-су бәйгеләре республика күләмендә узсын иде"


Аш-су бәйрәмендә катнашучылар
Аш-су бәйрәмендә катнашучылар

Аш-су остасы Резидә Хөсәинова татар ашларын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә бәйге уздырды. Ул мондый чаралар зуррак дәрәҗәдә узарга тиеш дип саный.

Казанда "Тәмле булсын, Резидә" марафонының йомгаклау тантанасы узды. Әлеге чара 28 февраль – татар ашларын дөньяга таныткан аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көне истәлегенә Татарстанның күренекле аш-су остасы, "Тәмле булсын" рестораны хуҗабикәсе Резидә Хөсәенова тарафыннан инде өченче ел рәттән оештырыла. Бәйгенең төп максаты – онытылган татар ризыкларын барлау, татар милли ашларының серләрен ачу. Киләчәктә марафон дәвамында җыелган рецептларны туплап китап бастыру күздә тотыла. Чөнки Юныс Әхмәтҗанов беренче булып татар милли ашларын пешерү ысулын китапка туплаган шәхес. Резидә Хөсенова – бу эшне дәвам итүчеләрнең берсе.

Башта ул оештырган чарада катнашучы хуҗабикәләр ун көн дәвамында татар милли ризыклары әзерләп, аларның фотоларын #ТәмлебулсынРезидә һэштегы белән Instagram-га урнаштырып барды. Алар арасында Кама Тамагы, Әтнә, Кукмара, Җәлил, Казаннан хуҗабикәләр бар иде. Бәйгенең йомгаклау өлеше "Тәмле булсын" ресторанында үтте.

Бәйгедә җиңүче дип Әтнә районыннан Лариса Шәвәлиева танылды. Барлык актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Казанда "Тәмле булсын, Резедә" марафоны йомгакланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

"Гомер­-гомергә безнең татар халкы аш-суга оста булган, ә инде Юныс абый Әхмәтҗанов менә шул осталыкны күрсәтеп китаплар чыгарып халыкка җиткереп калдырган. Аның исемен югалтасы килми. Юныс Әхмәтҗанов исемен йөрткән киң масштаблы аш-су фестивальләре булсын иде. Ул – авыллардан татар ашларын пешерү ысулларын (рецепт) туплап калдырган шәхес. Танылган язучыларның әсәрләренә нигезләнгән фильмнар төшерелсә, Юныс Әхмәтҗановны бары туган көнендә генә искә алалар. Бу дөрес түгел. Аның исемен йөрткән урам да булсын иде. Фестивальләр һәм аның исеме белән бәйле төрле чараларны бер кеше ярдәме белән генә оештырып булмый, моны республика күләмендә эшләү кирәк", диде Хөсәенова.

Аның фикеренчә, Юныс Әхмәтҗановка тиң татар аш-су осталары бүтән юк.

Резидә Хөсәенова
Резидә Хөсәенова

"Бөек җырчылар кебек, бу очракта мин инде Илһам Шакировны күзаллап әйтәм, оста пешерүчеләр дә гасырга бер генә туа торгандыр. Әлбәттә, һәрбер аш-су остасы үзенчә тырыша, әмма Юныс Әхмәтҗанов кебек булдыра торганнар бүгенге көндә юктыр дип уйлыйм", диде Резидә ханым.

Тантана азагында Резидә Хөсәенова кош телен гөлчәчәк кебек итеп пешерү осталыгын күрсәтте.

Кош телен гөлчәчәккә охшатып та пешереп була
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00

Белешмә: Юныс Әхмәтҗанов 1927 елда туа. Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. "Ашханә" кафесында пешерүче, "Казан" ресторанында җитештерү мөдире, "Татар ашлары йорты"нда аш-су остасы (шеф-повар) булып эшли.

Әхмәтҗанов татар милли ризыкларын тирәннән өйрәнә, татар авылларыннан аш-су әзерләү серләрен җыя, үзе дә күп кенә ризыклар иҗат итә. 1958 елда татар халык ашларын туплаган, 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Әхмәтҗанов дистәгә якын китап авторы.

1980 елда Мәскәү Олимпиадасында татар халык ашларын тәкъдим итә. Халыкара Лейпциг ярминкәсендә татар ашлары белән катнаша.

Ул Казанда милли ашлар йорты ачу тәкъдиме белән чыга. "Татар ашлары йорты"ның аш-су остасы булып эшли. 1984 елда вафат була.

XS
SM
MD
LG