Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның яңа иң популяр әсбабы TikTok турында өч сорауга җавап


Соңгы айларда популяр булып киткән TikTok – нәрсә соң ул? Анда нишлиләр? Аны татарлар да кулланамы? Яңа трендка әверелгән социаль челтәр турында кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

Instagram-ны әле яшь социаль челтәр дип санаучыларны шаккатырыйк, яшьләр арасында ул да акрынлап "олы буын әсбабы" булып бара. 2016 елда барлыкка килгән, TikTok әсбабы хәзер смартфоннар өчен иң популяр програм булып бара, 2019 елның февралендә аны миллиардтан күбрәк тапкыр йөкләп алганнар.

TikTok – нәрсә соң ул, аны ни өчен кулланалар? Азатлык кушымта турында өч төп сорауга җавап тәкъдим итә.

1. TikTok-та нәрсә эшлиләр? Аны ничек кулланалар?

​TikTok – Кытайда барлыкка килгән яшь социаль челтәр. Кытайда ул күбрәк Douyin исеме белән билгеле. Социаль челтәрдә кыска музыкаль видеолар төшереп урнаштыру мөмкин, шулай ук җанлы эфирлар алып бару һәм бер-береңә хәбәрләр җибәрү кебек мөмкинлекләр бар.

Instagram кебек үк, TikTok-ның төп кулланылышы әсбаб аша бара. Социаль челтәрнең сайты бар, анда кирәкле һэштег һәм видеоны да табып була, ләкин ул тәкъдим итү чарасын гына үти, куллану өчен социаль челтәр әсбабын смартфонга яки планшетка йөкләү кирәк.

TikTok-ның төп кагыйдәсе – кыскалык, аның шигаре итеп "һәр секунд әһәмиятле" дигән сүзләрне дә кулланалар. Челтәрдә күбрәк 15 секундлык кыска күңел ачу язмалары урнаштырыла. Биредә яшьләр кызыклы, көлкеле (еш кына: кылану) видеоларын төшереп, аларга фильтр, битлек, стикер һ.б. эффектлар өстәп, бушлай тәкъдим ителгән музыка куеп, аларны бөтен дөнья хозурына тәкъдим итә.

Кушымта әлегә тулысы белән күңел ачу контентына юнәлгән. Аны мәгариф, белем бирү, үсеш кебек өлкәләрдә куллану очраклары әлегә бик юк, ләкин дөнья игътибары арта барса, аның потенциалы арту мөмкинлекләре дә юк түгел.

2. Ул чыннан да шулкадәр популярмы?

2016 елда Кытайда барлыкка килеп, TikTok дөнья күләмендә популярлыкны яулый алды. 2019 елның февралендә аның әсбабын гомуми йөкләү саны бер миллиардтан артты (2018 ел ахырына бу сан әле 600 миллион чамасы иде). Instagram-ның төп аудиториясен 18-30 яшьлекләр тәшкил итсә, TikTok аудиториясе тагын да яшьрәк, аны күбесенчә 12-17 яшьлек үсмерләр куллана.

TikTok-ны Русиядә дә шактый куллана башладылар. 2018 елның декабрендә ул русияләр иң күп вакыт үткәргән социаль челтәрләр исемлегендә дүртенче урынны алды (беренче өчлек – хәзер инде "традицион" булган WhatsApp, ВКонтакте һәм Instagram).

Белгечләр TikTok-ның вакытлы гына тренд булып, тиздән юкка чыгачагы яки чынлап та Instagram-ны алыштырачак платформа булачагы хакында әлегә төгәл генә фикер әйтә алмый. Һәр буынның үзенә күрә кызыксындыра торган социаль челтәрләре булуы аңлашыла.

"Картрак" социаль челтәрләр дә TikTok уңышын кулланырга ниятли. Күптән түгел хәбәр ителгәнчә, Русиянең "Вконтакте" социаль челтәре дә кыска видеохәбәрләр төшереп урнаштыру хезмәтен чыгарырга тели, ул 2019 елның җәендә чыгачак дип көтелә.

3. Татарлар бу TikTok-ны кулланамы?

Җырлар-көйләргә аерым җылы мөнәсәбәте булган татарлар да TikTok-ны читләп узмас дип уйлап була. Ләкин бу социаль челтәрдә татарча контент әлегә әллә ни күп түгел, бу мәктәп яшьләренең ирекле тормышларында күбрәк татар телен түгел, урыс телен куллануын күпмедер аңлатадыр. Без тапкан видеолар арасында, мәсәлән, Tatarka җырларына "бию", гармунлы татар җыры, татарча вайн бар.

Ә менә татарлар турында урысча видеолар күбрәк. Аларның күпчелеге татарча популяр яшьләр җырлары (шул ук Tatarka) һәм татар ризыкларын ашап, татар булып китү кебек юморлы видеолар. Аның каравы, татарча контент әлегә Вконтакте белән Instagram-да киңрәк тарала бара.

Әлеге язмада без Giphy ресурсының гиф-файлларын кулландык.

XS
SM
MD
LG