Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстониядәге парламент сайлавында оппозиция җиңде


Кая Каллас
Кая Каллас

Эстониядә узган парламент сайлавында Реформалар фиркасе 29 процент тавыш җыеп җиңеп чыкты. Хакимият фиркасендә 23 процент.

Узган якшәмбе Эстониядә үткән парламент сайлавында оппозициядәге Реформалар фиркасе җиңде. Аны Европа парламентының элекке депутаты Кая Каллас җитәкли.

Республика сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, фирка тавышларның 29 процентын җыйган. Шулай итеп ул эстон парламентында 34 мандат ала. Бу 1994 елда төзелгән фирка тарихында иң яхшы нәтиҗә.

Хакимияттәге Эстония үзәкчел фиркасе 23 процент җыйды, аңа күбрәк урыс телле сайлаучылар тавыш бирә.

Өченче урында шулай ук оппозиция - Эстониянең Консерватив халык фиркасе (EKRE). Ул 18 процент тавыш җыя алды. Аның програмы "Эстония эстоннар өчен" шигаренә нигезләнгән иде.

Бөтен эре фиркаләр дә EKRE белән коалициядә эшләргә җыйнмыйбыз дип белдерде.

Isamаa (Ватан) милләтчел фирка һәм идарә итүче коалициягә керүче социал-демократлар үз позицияләрен йомшартты. Isamаa-ның парламентта 12 депутаты, ә Социаль-демократик фирканең 10 депутаты булачак.

Үзәкчел фирка башлыгы һәм Эстония премьер-министры Юрий Ратас Реформалар фиркасенең җиңүен таныган һәм җиңелә белергә дә кирәк дип белдергән.

Эстония парламенты дүрт елга сайлана. 101 депутат мандаты өчен 1099 намзәт һәм 10 сәяси фирка көрәште.

XS
SM
MD
LG