Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен җитәкләячәк


Камил Исхаков
Камил Исхаков

Дүшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Камил Искаховка "Дуслык" ордены тапшырды һәм Казанның Җәмигъ мәчетен төзүне җитәкләргә кушты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов президент ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар шурасы рәисе Камил Исхаковны Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре инициатив төркеме җитәкчесе итеп билгеләде.

Миңнеханов Исхаковны шулай ук "Дуслык" ордены белән бүләкләде. "Рөстәм Миңнеханов Камил Исхаковның Болгар ислам академиясен булдыру проектын гамәлгә ашыруга һәм республикада милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте", дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат үзәге.

Президент ярдәмчесе буларак, Камил Исхаков Болгар ислам академиясен төзүне контрольдә тотты. Соңрак ул академиянең президенты итеп сайланды. Исхаков уку йортының финанс эшләре, халыкара бәйләнешләре, үсеш стратегиясе һәм програмы, админстратив-хуҗалык эшләре өчен җаваплы.

XS
SM
MD
LG