Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышланган "35/45" мөселман форумы узачак


Әлеге җыен кысаларында исламда ир белән хатын мөнәсәбәтләре традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы турында фикер алышу булачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңа эксперименталь проект – 35-45 яшьтәгеләр өчен "35/45" мөселман форумы уздыра. Форум 10-14 апрель көннәрендә Биләрдәге "Фәнсар" фәнни-белем бирү үзәге базасында (Алексеевски районы) уздырыла дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.

Әлеге җыен кысаларында исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы турында фикер алышу булачак.

Белем бирү програмы фикх дәресләрен үз эченә ала. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, тренинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.

Форумга Русия төбәкләрендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар (бигрәк тә кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән затлар) чакырыла.

Мөфтияттә белдерүләренчә, проект Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юлламасында гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау турында әйтелгән тәкъдимнәргә нигезләнә. Республика мөфтияте бу өлкәдә моңа кадәр дә зур эшләр башкарып килде диелә. Күптән түгел "Татарстан мөселманнары диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә" гамәлгә керде. Анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имамнары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG