Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ракетлар килешүен туктатып тору турында фәрман имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Мондый карар "АКШның килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәмәве" сәбәпле кабул ителгән. Фәрман имзаланган көнне үк гамәлгә керде.

4 мартта Русия президенты Владимир Путин Русиянең урта һәм кече ераклыктагы ракетлар турында АКШ белән төзелгән килешүне үтәвен туктатып тору турында фәрман имзалады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Фәрманда язылуынча, карар "АКШның килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәмәве" сәбәпле кабул ителгән. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Америкага бу хакта белдерергә тиеш булачак.

Элегрәк НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Русиянең килешү шартларын үтәү өчен соңгы мөмкинлеге калды диде һәм моны файдаланып калырга өндәде. Шул ук вакытта Столтенберг, Мәскәү гамәлләренә карамастан, НАТО кораллану ярышына омтылмый, Европада атом коралы куәтен арттырга җыенмый дип тә өстәде.

1 февраль көнне АКШ урта һәм кече ераклыктагы ракетлар килешүеннән баш тартты. Шуннан соң АКШ президенты Дональд Трамп "күпкә яхшырак булачак яңа килешү"гә ирешәчәген белдерде.

Совет берлеге һәм АКШ "Ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турында" килешүне 1987 елның декабрендә имзалаган иде. Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берлегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.

Мәскәү һәм Вашингтон бер-берсен килешүләрне бозуда гаепли.

XS
SM
MD
LG