Accessibility links

Русия Европа шурасының расизм һәм нәфрәткә каршы комиссиясе нәтиҗәләре белән килешми


Русия хакимияте документта ясалган нәтиҗәләр субъективлыкка һәм рәсми булмаган чыганакларга нигезләнгән дип белдерде.

Европа шурасының расизм һәм нәфрәткә каршы комиссиясе Русиядәге хәлләргә багышлаган хисабын чыгарды. Документ 2013 елдан 2018 елның июненә кадәр булган вакытны үз эченә ала. Русия хакимияте документта ясалган нәтиҗәләр субъективлыкка һәм рәсми булмаган чыганакларга нигезләнгән дип белдерде.

Аерым алганда, Русия хөкүмәте Яһвәчеләр шаһитлары эшчәнлегенең тыелуын нигезле дип саный.

"Русия Югары мәхкәмәсе карары белән Яһвәчеләр шаһитлары дип аталган конкрет дини оешманың эшчәнлеге тыелды. Бу дин тоту ирегенә тыкшынуны күз уңында тотмый", диелә хакимиятләр җавабында.

Хөкүмәт шулай ук Русиядә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә, шул исәптән, аерым яки башкалар белән бергә теләсә нинди дин тоту хокукы да бирелә дип саный.

Европа шурасының расизм һәм нәфрәткә каршы комиссиясе Русияне исламофобия күренешләре, сексуаль азчылык вәкилләрен эзәрлекләү, оешмаларны ят агентлары дип тануны күз уңында тотучы кануннар кабул итүне тәнкыйтьләгән иде.

Кремль комиссия экспертлары белдерүләрен кире какты.

Мәскәү җавабында шулай ук хисапта Русиянең "Кырымны һәм Акъярны канунсыз аннексияләү", Украинаның Көньяк-Көнчыгышында "Русиянең хәрби тыкшынуы" дигән гыйбарәләр куллану дөрес түгел дип тә әйтелә.

Европа шурасының расизм һәм нәфрәткә каршы комиссиясе кеше хокуклары өлкәсендә күзәтчелек оешмасы булып тора. Ул расизм, дискриминация, ксенофобия, антисемитизм һәм нәфрәткә каршы көрәш мәсьәләләре белән шөгыльләнә, Европа шурасы әгъза илләре өчен хисаплар һәм тәкъдимнәр әзерли.

XS
SM
MD
LG