Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев мәхкәмәсе Дамир Минкәевне өй сагына күчергән


Русия тикшерүчеләр канунсыз кораллы төркемдә катнашуда гаепләгән Минкәев былтыр Киев һава аланында тоткарланган иде.

Киевның Шевченковский районы мәхкәмәсе Татарстанның Чаллы шәһәреннән булган, Украинада тоткарланган Дамир Минкәевкә сак астында тотылу карарын өй сагына үзгәртте. Бу хакта Facebook-та чыгышы белән Казаннан булган, Украинада яшәүче хокук яклаучы Илмир Имаев хәбәр итә.

Дамир Минкәев Интерпол эзләү исемлегендә буларак "Жуляны" Киев һава аланында 2018 елның 17 сентябрендә тоткарланды. Аны Русия Җинаять Кодексының 208.2 маддәсе (канунсыз кораллы төркемдә катнашу) нигезендә гаеплиләр. Бу гаепләү нигезендә биш елдан 15 елгача иректән мәхрүм итү каралган.

Татарстан ФСБ идарәсе 2017 елда имзалаган документта Минкәев 2016 елда Русиядән Төркиягә барып, аннан Сүриягә чыгып "Кырым җәмәгате" төркемендә әлеге ил президенты Бәшәр Әсад режимына каршы сугышта катнашкан дип язылган. Минкәев моны кире кага һәм ФСБ күрсәткән вакытта Төркиядә яшәвен, ә Сүриядә беркайчан да булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG