Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар ислам академиясендә җитәкчелек алмаша


Болгар ислам академиясе
Болгар ислам академиясе

Уку йорты белән экстремизмга каршы көрәш белгече идарә итәчәк.

6 март Казан Кирмәнендә Болгар ислам академиясен (БИА) гамәлгә куючылар шурасы утырышы үтә. Төп мәсьәлә - уку йортының җитәкчелеген алыштыру. Моны Азатлыкка БИАның хәзерге ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә раслады. Очрашуда Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин урынбасары Рушан Әббәсов катнаша.

Мөхәммәтшин урынына күрше Башкортстаннан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының рухи иминлек һәм дини белемне үстерү фәнни-тикшеренү институты мөдире 38 яшьлек Данияр Абдрахмановны кую каралган.

Ул 1980 елның 25 ноябрендә Уфада туган, фәлсәфә фәннәре кандидаты. Фәнни дөньяда Абдрахмановны күбрәк социолог буларак беләләр, гәрчә Башкортстан фәннәр академиясе сайтында аның турында "социаль фәлсәфә, девиант тотыш социалогиясе" белгече диелгән.

Ислам белгечләрендә аның турында мәгълүмат бик аз. Азатлык сораштырган галимнәр әйтүенчә, Данияр Абдрахманов "экстремизмга каршы көрәш" тармагында дан казанган, аны төрле конференцияләрдә көч структуралары вәкилләре белән бергә катнашканын күрергә мөмкин.

Бу кешенең өстән куелуы ихтимал, аны Татарстан җитәкчелеге дә белеп бетерми булса кирәк. Мәсәлән, кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яшен тутырган Тәлгать Таҗетдинне "Дуслык" ордены белән бүләкләгәндә кызыклы әңгәмә булды. "Без бит сездән, Башкорстаннан бу егетне алдык, син бу егетне беләсеңме", дип сорый Миңнеханов Таҗетдиннән, баш мөфти моңа "беләм, беләм" дип җавап бирә һәм язма өзелә.

Болгар ислам академиясендә җитәкчелекне алыштыру Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко башлангычы белән башкарылган дигән сүзләр бар. БИАны зиярәт иткәндә Кириенко уку йортында башкарылган эшләрне тәнкыйтьләгән, үзгәртергә өндәгән, академия үз вазифасын - татар дин галимнәре мирасын кайтаруны үтәми дигән. Нәтиҗәдә җитәкчелекне алыштырырга булганнар. Бүгеннән анда "президент" дигән вазифа юк ителә, әлеге кәнәфидә утыручы Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчет төзүгә керешәчәк, Рәфик Мөхәммәтшин Русия ислам институтында ректор булып кала.

XS
SM
MD
LG