Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне: Илһам Шакиров исемен кайсы урамга бирү әле хәл ителмәгән


Илһам Шакиров

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен Казанның кайсы урамнарына бирү мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Бу хакта бүген Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Салават күпере"ндә урам исеме биреләчәге хәл ителмәгән. Хәзер сөйләшү бара. Шәһәр үзәге дә карала. Киләсе атнада тагын бер очрашу булырга тиеш. "Салават күпере" дип әйтергә әле иртә", диде президент сүзчесе Лилия Галимова.

Бу атнада җырчы Илһам Шакиров исеме Казан үзәгеннән 20 чакрымлап ераклыкта урнашкан "Салават күпере" торак комплексындагы яңа урамга биреләчәге хакында Азатлык чыганаклары белдергән иде.

Күптән түгел җырчы Әлфия Афзалова исеме дә "Салават күпере"ндәге урамга биреләчәге турында хәбәр чыкты. Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе хөрмәтенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә моңа риза булмавын җиткергән иде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG