Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда социаль киеренкелекне киметер өчен психологик ярдәм системы төзелә


Бу эш өчен җаваплылык республика яшьләр эшләре министрлыгына йөкләнә.

Татарстан хөкүмәте 2019-2022 елларда республика халкына психологик ярдәм күрсәтү системын үстерү концепциясен булдырды. Әлеге карарны премьер-министр Алексий Песошин имзалаган. Татарстан хөкүмәте сайтында урнаштырылган документка ярашлы, татарстаннарга психологик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы итеп яшьләр эшләре министрлыгы тәгаенләнә.

Психологик ярдәм системы социаль киеренкелекне мөмкин кадәр киметү өчен кирәк диелә документта. Мондый ярдәм нәтиҗәле булсын өчен, халыкка үз вакытында һәм һәр җирдә профессинал психологик ярдәм күрсәтү, җәмгыятьтәге киеренкелекне күзәтүне оештыру, толерантлык формалаштыру, ксенофобия, экстремизм һәм милләтара низагларны булдырмау, психологик проблемнарны хәл иткәндә дәүләт контроле һәм дәүләт оешмалары арасында бәйләнеш булдыру кирәк дип белдерелә.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен, психологик ярдәм өлкәсендә хокукый гарантияләр булдыру, хезмәткәрләр белән тәэмин итү, халыкның психологик белемен арттыру планлаштырыла. Бу эш республика һәм җирле бюджетлардан, дәүләт програмнары, ширкәтләр һәм фондлар акчаларыннан, хәйриячелек аша финансланачак.

Документта психологик ярдәм күрсәтүнең җиде төп юнәлеше билгеләнгән: стресс хәлендәгеләргә һәм шәхси конфликтлардагыларга ярдәм итү, авыр холыклы балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтү, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм итү һәм асоциаль холыклы кешеләргә реабилитация үтәргә булышлык итү, "Ышаныч телефоны" аша ашыгыч аноним ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләргә юлыккан гаиләләргә, терроризм һәм экстремизм идеологиясе йогынтысына эләккәннәргә һәм шундый җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләрнең якыннарына ярдәм итү, шулай ук мәгариф мохитендә психологик иминлек мониторингын үткәрү.

Республикада психологлар реестры булдырылачак.

XS
SM
MD
LG