Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНЕСКО башлыгы Одри Азуле Казанга килде


Миңнтимер Шәймиев һәм Одри Азуле Казан һава аланында
Миңнтимер Шәймиев һәм Одри Азуле Казан һава аланында

Одри Азуле Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге проекты нәтиҗәләре, полилингваль мәктәп проекты белән танышачак.

6 март кич Казанга ЮНЕСКОның баш мөдире Одри Азуле килде. Казан һава аланында аны Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев каршы алды дип хәбәр ителә рәсми Татарстан сайтында.

Пәнҗешәмбе ЮНЕСКО башлыгы президент Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО кафедраларының Бөтенрусия конгрессында катнашучылар белән очрашачак. Моннан тыш ул "Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре һәм полилингваль мәктәп проекты белән танышачак.

Шулай ук Одри Азуленың "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе нәтиҗәләре тантанасында катнашуы планлаштырыла.

Одри Азуле өч көнгә Русиягә килгән, шул сәфәре кысаларында Татарстанга да килде. Мәскәүдә ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашкан.

Татарстанда ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы өч объект урнашкан, өч ЮНЕСКО кафедрасы һәм бер биосфера тыюлыгы бар.

XS
SM
MD
LG