Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы интернетта фейк яңалыкларны томалау турында канун кабул итте


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне ачыклаганнан соң, Роскомнадзор аларны таратучы сайтларны томалый алачак. Онлайн матбугат чараларына әлеге яңалыкларны "тиз арада алып кую" мөмкинлеге биреләчәк.

Русия думасы депутатлары фейк яңалыклар турында канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Докумен өчент 322 депутат уңай тавыш бирде, 78е каршы булды.

Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне ачыклаганнан соң Роскомнадзор аларны таратучы сайтларны томалый алачак. Интернет-басма буларак теркәлгән матбугат чараларына әлеге яңалыкларны "тиз арада алып кую" мөмкинлеге биреләчәк. Яңалыклар агрегатларына һәм "традицион матбугат чараларына" әлеге тыю кагылмый, ә "традицион матбугат чараларының" сайтлары канунга эләгә диелә.

Фейк тарату өчен административ җәза биреләчәк. Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрнең җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләргә салган "зыянына" карап, физик затларга 30 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 60 мең сумнан 900 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 1,5 млн сумга кадәр штарф салу карала.

Канун өлгесен дума депутаты Дмитрий Вяткин, сенаторлар Андрей Клишас һәм Людмила Бокова һәм башкалар керткән иде.

XS
SM
MD
LG