Русия баш прокуроры Юрий Чайка Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтайга Камил Кашаевны республика прокуроры вазифасына тәкъдим итте. Бу хакта Корылтайның матбугат үзәге хәбәрендә языла.
Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, башта депутатлар баш прокурор тәкъдимен профильле комитетта караячаклар, аннары бу мәсьәлә Корылтайның 21 мартта узачак пленар утырышына чыгарылачак.
Камил Кашаев 1973 елда Татарстанда туган. Генерал дәрәҗәсен 33 яшьтә алган. Әтисе - Татарстанның атказанган юристы Алберт Кашаев, элек Алексеевски һәм Бөгелмә районнары прокуроры булган.
1995 елда Камил Кашаев Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Азнакай районы прокураоры ярдәмчесе булып эшли башлый. 1999 елда Русия баш прокуратурасына эшкә алына. Әлеге вакытта анда идарә җитәкчесе урынбасары булып эшли.
2007 елда Кашаев "ЮКОС" иминлек хезмәтенең элекке җитәкчесе Алексей Пичугинга гомерлек төрмә җәзасы бирдерүгә ирешә. Пичугин биш кешене, шул исәптән Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүгә катнашуда гаепләнеп хөкем ителде. 2012 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Пичугинны хөкем итү процессы гадел итеп оештырылмаган дигән карар чыгарды.