Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга ышаныч рейтингы иң түбән дәрәҗәгә төште


Владимир Путин

Гыйнварда Путинга ышаныч рейтингы 32,8 процент иде, хәзер ул 32 процент булган.

Русия президенты Владимир Путинга ышаныч рейтингы тарихта иң түбән дәрәҗәгә төште һәм 32 процент тәшкил итте. Моны Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырулары күрсәтә. Әлеге күрсәткеч президентның 20 февральдә Федераль җыенга мөрәҗәгатеннән соң теркәлгән. "Ведомости" элегрәк язуынча, Путинның депутатларга күтәренке рухлы юлламасы белән Кремль аның рейтингын күтәрергә омтылган.

Басма чыганаклары белдерүенчә, башта президент мөрәҗәгатен Русиянең Кырымны аннексияләүнең биш еллыгы алдыннан уздырмакчы булганнар, әмма аны февральгә күчергәннәр. Бу "рейтингларның төшүен туктату теләге белән бәйле булырга мөмкин", ди чыганаклар.

"Дождь" телеканалы президент чыгышы алдыннан Кремльдә Путин юлламасы өчен позитив темалар эзләргә тырышканнар дип хәбәр иткән иде.

  • Гыйнварда ВЦИОМ президент Путинга ышаныч дәрәҗәсенең түбәнгә төшүен бер теркәгән иде инде. Ул вакытта ул 32,8 процент тәшкил итте. "Җәмәгатчелек фикере" фондының сораштыруына караганда, хакимиятләр гамәлләре соңгы айда русияләрнең 54 процентында "канәгатьсезлек яки ачу уяткан".
  • 2019 елда пенсия реформасы эшли башлады, өстәмә кыйммәт салымы арттырылды.
  • Русия президенты Владимир Путинның Федераль җыенга 20 февральдәге юлламасы күп караучы җыя алмады. Караучылар саны 2013 ел дәрәҗәсендә булды дип хәбәр ителде.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG