Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балкар халкы сөргененең 75 еллыгын искә алдылар


Рәфыйк Кәримуллин Бауман урамында
Рәфыйк Кәримуллин Бауман урамында

Казанда балкар халкын сөргенгә җибәрүнең 75 еллыгын ялгыз пикет белән искә алдылар.

Пикетка "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәфыйк Кәримуллин чыкты. Ул Казанның Бауман урамында "Түбәтәй" кафесы һәм Шаляпин кунакханәсе янында "8 март – балкар халкын сөргенгә җибәрү көне! Кардәшләребез! Бу авыр көнне без сезнең белән!" дигән шигар күтәреп торды.

8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та, Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк, үз ватаныннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Кабарда-Балкар республикасында яшәгән барлыгы 37700ләп балкар ике сәгать эчендә торган урыннарыннан сөрелә. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә.

Җомга шулай ук депортация корбаннарын Кабарда-Балкар республикасында да искә алдылар. Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Казбек Коков мөрәҗәгать белән чыкты һәм әлеге бу вакыйганы "котычкыч җинаять" дип атады.

XS
SM
MD
LG