Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Җәләлетдин вазифадан китүе турында хәбәрне кире какты


Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

Мансур Җәләлетдиннең вазифасыннан китүе турында хәбәрне кайбер Telegram каналлары таратты. Мансур хәзрәт Азатлыкка бу мәгълүматны кире какты.

Татарстан мөфтие урынбасары һәм Казанның "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин вазифасыннан китә дигән хәбәрне шимбә көнне кайбер Telegram каналлары таратты. Имеш, соңгы вакытта бу рухани тирәсендә җәнҗаллар күбәйгән, аның эшчәнлеге ниндидер кысалардан чыккан, аңа ниндидер башка урын тәкъдим ителүгә дә ишарә ясалды.

Мансур хәзрәт Азатлыкка белдергәнчә, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Рухани сүзенә караганда, ул күптән түгел операция кичергән, хәзерге вакытта тернәкләнү бара, сәламәтлеге төзәлгәнче ул өйдә утырырга мәҗбүр, аягына басу белән үз вазифаларын башкаруга керешәчәк.

XS
SM
MD
LG