Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе Украина президентын сайлауда Порошенкога тавыш бирергә чакырды


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Украинада президент сайлау 31 март уза. Президентлыкка барлыгы 39 намзәт дәгъва итә.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе Украинада узачак президент сайлауда хәзерге җитәкче Петр Порошенконы якларга чыкырды.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров бу хакта рәсми белдерүне Фейсбук битендә урнаштырды. Анда әйтелгәнчә, 7 февральдә Порошенко президентлыкка намзәт итеп рәсми төркәлгәннән соң, әлеге карар өлгесе мәҗлес әгъзаларына юлланган, аларның фикерләре исәпкә алынып 27 февральдә Порошенконы якларга дигән карар кабул ителгән. Карарның ни өчен хәзер генә игълан ителгәне хәбәр ителми.

Мәҗлес бөтендөнья кырымтатар конгрессын төрле илләрдәге кырымтатар оешмаларына чит илләрдә оештырылган тавыш бирүдә ярдәм итәргә чакыра.

Мәҗлес шулай ук аннексияләнгән Кырымда яшәүче украин ватандашларын 31 мартта Кырымнан Украина җиренә чыгып президент сайлауда катнашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG