Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: Русия корал экспорты биш елда 17 процентка кимегән


Мәскәүнең корал сатуы кимегән, әмма шуңа карамастан, корал базарында Русия АКШтан соң икенче урында кала.

Соңгы биш елда Русиянең корал экспорты 17 процентка кимегән. Бу Һиндстан һәм Венесуэлага сатулар күләме кимү белән бәйле. Бу хакта Стокһольм халыкара тикшеренүләр институты SIPRI 11 мартта чыгарган хисапта языла.

Шулай да, Мәскәү корал сатуда АКШтан соң икенче урында кала. Русия өлеше дөнья корал базарының 21 процентын тәшкил итә. Хисапта язылганча, АКШның корал сату күләме алты процентка арткан һәм дөньяда аның өлеше 36 процентка җиткән. Корал экспортлаучы иң зур бишлеккә шулай ук Франция, Германия һәм Кытай кергән.

Соңгы биш елда АКШ коралны кимендә 98 илгә саткан. Моңа хәрби очкычлар, канатлы һәм баллистик ракетлар һәм идарә ителүче бомбалар кебек яңа төрле кораллар да керә дип белдерә SIPRI вәкиле Од Флеран.

2014-2018 елларда корал базарында Русия өлеше, киресенчә, кимегән. Узган биш елда Русия 48 илгә корал саткан. Аның яртысы Һиндстан, Кытай һәм Җәзаирга (Алжир) җибәрелгән.

2014-2018 елларда Франция корал экспортын 43 процентка, Германия - 13 процентка арттырган.

Иң зур импортерлар булып Якын Көнчыгыш илләре тора. Соңгы биш елда алар корал импортын 87 процентка арттырган.

XS
SM
MD
LG