Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Путинны "җирләүдә" шикләнелүче активист тоткарланган


Чаллыда Русия президенты Владимир Путин кабере кебек ясалган инсталляция

Активист Кәрим Ямадаев Чаллыда Владимир Путинга чардуган һәм кабер ташы куюда шикләнелә.

Чаллыда активист Кәрим Ямадаев тоткарланган. Ул тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере кебек ясалган инсталляция урнаштыруда шикләнелә дип яза МБХ-Медиа.

Тоткарланучыга митинглар уздыру тәртибен кабаттан бозу маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән. Аңа 300 мең сумга кадәр штраф яки 30 тәүлеккә кадәр сак астына алу яный.

Ямадаевның адвокаты Рузил Миңгалимов сүзләренчә, полиция активистны якшәмбе кич өеннән алып киткән. Беркетмә төзегәннән соң аны мәхкәмәгә китерергә тиешләр иде, әмма эш материаллары әлегә күренми ди ул.

Мәхкәмә сишәмбе булыр дип көтелә.

Элегрәк матбугат чаралары Чаллыда тикшерү комитеты бинасы каршында Владимир Путинга кабер ташы куйганнар дип хәбәр иткән иде.

11 мартта активист Васил Тарасов Чаллыда ялгыз пикетка чыкты, ул "Әгәр дәшмәсәгез, алар сезне дә алырга киләчәк" дигән плакат тотып торды.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG