Кремльнең Курил утрауларын Япониягә бирү планнары юк. Бу хакта РБКга президент идарәсенә якын чыганак белдергән һәм тышкы эшләр министрлыгына якын әңгәмәдәш раслаган.
Кремльдә Мәскәү куйган шартлар Токия өчен үти алмаслык һәм Япония моңа бармаячак дип саныйлар. Шул ук вакытта Русия хакимиятләре "дипломатия саклау йөзеннән" Япониягә утрауларны турыдан-туры ташырудан баш тартырга да теләми ди тышкы эшләр министрлыгындагы чыганак.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков РБКның Русия Курил утрауларын Япониягә чынлап та тапшырырга җыенмыймы дигән соравына җавап бирмәгән. Элек ул кемнең дә булса кемгә дә булса ни дә булса тапшыруы мөһим түгел, иң мөһиме - "Икенче дөнья сугышын тәмамлаучы" тынычлык килешүе төзү дип белдергән иде. Шул ук вакытта Песков Япониянең Русиягә карата санкцияләрне хуплавы тоткарлап торучы фактор булып тора дип тә атады.
Курилның Итуруп, Шикотан, Кунашир һәм Хабомаи утраулары Икенче дөнья сугышы вакытында Совет берлеге тарафыннан оккупацияләнгән иде. Бу җирләргә бәйле бәхәсләр аркасында Япония һәм Русия әлегә кадәр тынычлык килешүе төземәгән. Былтыр ноябрьдә Япония утраулар турында 1956 елгы декларациягә кайтырга әзерлеген белдерде. Анда тынычлык килешүе төзелгәннән соң Совет берлеге Япониягә Хабомами һәм Шикотан утрауларын тапшыру турында ризалашкан.
22 гыйнварда бу уңайдан Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм Япония премьер-министры Синдзо Абэның чираттагы сөйләшүләре узды. Яңа очрашу июньдә булыр дип көтелә.
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына караганда, русияләрнең дүрттән өч өлеше (77%) Көньяк Курил утрауларын Япониягә тапшыруга каршы.