Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный фиркасенең яңа җыенын уздырып аны теркәргә тырышачак


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Җыен 28 март Калуга өлкәсендә узачак һәм Навальныйның төбәкләрдәге штабларында катнашучыларның "Штабикон" дип аталган җыены белән берлектә оештырылачак.

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный үзенең "Россия будущего" ("Киләчәк Русиясе") фиркасенең яңа җыенын уздырмакчы һәм аны теркәргә тырышачак. Бу хакта "Ведомости" яза. Навальный көрәштәше Леонид Волков сүзләренчә, җыен 28 март Калуга өлкәсендә узачак һәм Навальныйның төбәкләрдәге штабларында катнашучыларының "Штабикон" җыены белән берлектә оештырылачак. Делегатлар "Акыллы тавыш бирү" ("Умное голосование") һәм "Навальный һөнәр берлеге" проектлары турында фикер алышачак.

Волков фиркане теркәү гаризасын тагын бер кат кире кагарлар дип фаразлый. Әмма бу эшне дәвам итәргә кирәк, чөнки соңрак Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин ди ул.

Навальный фиркасенең соңгы җыены былтыр майда узган иде. Анда аңа "Россия будущего" дигән атама сайладылар. Оппозиция вәкиле үзе җыенда катнаша алмады, чөнки аны "Ул безгә патша түгел" чарасында катнашу өчен 30 тәүлеккә сак астына алганнар иде. Навальный тарафдарлары юстиция министрлыгына фиркане теркәү документларын ике тапкыр тапшырды, әмма министрлык аларны кире какты. Түрәләр "Россия будущего" фиркасенең низамнамәсе кануннарга каршы килә дип белдерә.

Алексей Навальный үз фиркасен инде җиденче ел рәттән теркәргә омтыла. Элегрәк алар "Народный альянс" һәм "Партия прогресса" дип атала иде. Юстиция министрлыгы төрле сәбәпләр табып теркәүне кире кага. Соңрак әлеге атамалар белән Навльныйга бәйле булмаган башка фиркаләр теркәлде.

XS
SM
MD
LG