Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы башкаларга караганда тизрәк картая


Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Русиядә халык 59 яшьтә картая башлый. Бу яңа реформадан соң билгеләнгән пенсиягә чыгу яшеннән түбәнрәк. Беларус, Индонезия, Көнья Африка һәм Эфиопия дә Русиядән югарырак тора.

Русия халкы күпчелек илләрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, иртәрәк картая. Бу хакта Lancet медицина журналында бастырылган тикшеренү нәтиҗәләрендә языла.

Хисап авторлары төрле илләр халыкларында картлык чирләре никадәр тиз таралуын өйрәнгән. Русияләрнең, дөньяның 159 илендә яшәүчеләр белән чагыштырганда, тизрәк картаюы ачыкланган.

Экспертлар халыкның картаю тизлеген үз методлары белән ачыклаган. Алар кешеләрнең картларга хас авырулар белән чирли башлавының уртача яшен исәпләп чыгарган. Тикшерүгә 92 диагноз кергән, алар арасында Альцһаймер һәм Паркинсон авырулары, югары кан басымы, катаракта һәм глаукома бар.

Дөньяда картлык чирләре уртача 65 яшьтә үсеш ала башлый диелә. Русиядә - 59 яшьтә. Бу яңа реформадан соң билгеләнгән пенсиягә чыгу яшеннән түбәнрәк. Беларус, Индонезия, Көнья Африка һәм Эфиопия дә Русиядән югарырак тора.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, иң соңгылардан булып Япония (76,1 яшь), Франция (76) һәм Сингапур (76) кешеләре картая. Иң алдан картаючылар Папуа-Яңа Гвинеядә (45,6), Маршалл утраулары (51) һәм Әфганстанда (51,6) яши.

  • Русиядә картлык 59 яшьтә башлана диелә. Бу Украина (57), Үзбәкстан (58), Азәрбәйҗан (58) белән чагыштырганда, югарырак күрсәткеч. Әмма Таҗикстан, Беларус һәм Грузиядән (60ар яшь), Кыргызстан, Латвия һәм Литвадан (61) түбәнрәк.
  • Элекке Совет берлеге илләреннән иң акрын картаючы кешеләр Эстониядә яши - аларда картлык 66 яшьтә генә башлана.
  • Февральдә Русия дөнья сәламәтлек рейтингында 95нче урын алган иде.
XS
SM
MD
LG