2019 елда хаҗ кылуга Татарстанга 1800 урын бирелгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Әлеге 1800 кеше мөселманнар өчен Мәккә һәм Мәдинәдәге изге саналган урыннарда гыйбадәт кылуны "ДУМ РТ Хаҗ" операторы аша башкарачак.
2019 елда хаҗ юлламаларының бәясе үзгәргән - ул валюталар һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле рәвештә 5-7 процентка арткан. Татарстан өчен бүлеп бирелгән квотаның гомуми саныннан 80-85 проценты инде сатылып беткән. Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ-операторы, мөселманнарның төрле финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, хаҗ кылуга берничә програм тәкъдим итә.
2019 елда хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны Татарстанда узган еллар белән чагыштырганда артуы күзәтелә. "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы аша хаҗга тагын бер мәртәбә бару өчен мөрәҗәгать итүләр ел саен гомуми квотаның 20-30 процентын тәшкил итә. Кабат хаҗ кылырга теләүчеләр өчен Согуд Гарәбстаны хаҗ министрлыгында 2000 риал (якынча $535) күләмендә өстәмә пошлина каралган.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квота тулысы белән "ДУМ РТ Хаҗ"га тапшырыла. Ул оешма Русиянең Хаҗ миссиясендә аккредитация узган.
2018 елда "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторының програмнары нигезендә 1800 татарстанлы хаҗ кылды. Элекке елларда башка кайбер операторлардан юлламалар сатып алган мөселманнар төрле сәбәпләрдән хаҗга бара алмый калды.