Икътисади үсеш министрлыгы "Яровая кануннары" нигезендә интернет-провайдерларны кулланучылар мәгълүматын бары тик Русия җиһазларында саклауга каршы чыкты. Бу җиһазларның кыйбатлануына, базарның монополияләшүенә китерергә мөмкин һәм мәгълүмати иминлекне саклауга ярдәм итмәячәк диләр министрлыкта. Бу хакта Коммерсантъ яза.
2018 елның 1 июленнән Русия элемтә операторлары һәм онлайн-сервислары кулланучыларның сөйләшүләрен һәм язышуларын сакларга тиеш. Элемтә министрлыгы гыйнварда мәгълүматны саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Хөкүмәт карары өлгесендә мәгълүмат саклау системнары бары тик Русиядә генә җитештерелгән булырга тиеш диелә. Элегрәк Русия бизнесы яңа җиһаз алуга 10 триллион сум тәшкил итәчәк дип белдергән иде.
Русиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмкәрләр берлеге бәяләвенчә, "Яровая кануннарын" үтәү өчен Русиянең эре элемтә операторларын 20 эксабайт (миллион терабайт) мәгълүмат саклауны таләп итә.
Reuters Русиядә бу кадәр саклау системы җитештерелми дип искәртте. Икътисади үсеш министрлыгы Русиядә каты дисклар җитештерелми, димәк илдә чыгарылган мәгълүмат саклаучы җиһазларны тулысынча Русиянеке дип әйтеп булмый.
Кагыйдәләргә төзәтмәләр кертү элегрәк ФСБ белән килештереп сатып алынган җиһазлар кануннарга каршы киләчәк, бу исә операторларга тагын өстәмә чыгымнар таләп итәчәк диләр министрлыкта.
- 2017 елда "Яровая кануннары" нигезендә мәгълүматны саклау җиһазлары җитештерү белән "Ростех" дәүләт ширкәте шөгыльләнүе билгеле булды. 2018 елның мартында сынаулар уңышлы узды дип белдерделәр.
- "Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын 30 көннән алты айга кадәр сакларга мәҗбүр итә. Моннан тыш, алар әлеге мәгълүматны махсус хезмәтләр таләбе белән тапшырырга да мәҗбүр. 2018 елның 1 июлендә канунның абонентларның телефоннан сөйләшүләрен, SMS-ларын һәм интернет кулланучыларның электрон хәбәрләшүләрен алты ай буена саклауны таләп итүче өлеше гамәлгә керде. Былтыр 1 октябрьдән Русия интернет-провайдерлары кулланучыларның интернет-трафигын 30 тәүлек дәвамында сакларга тиеш.