Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватаным Татарстан" баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан китә


Миңназыйм Сәфәров

Татарстанның төп дәүләт газеты мөхәррире итеп моңа кадәр ике басманы җитәкләүче Гөлнара Сабирова билгеләнергә мөмкин.

Азатлык чыганакларына караганда, "Ватаным Татарстан" газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан китә. Ул басмада 15 елдан артык эшләде.

Миңназыйм әфәнде Азатлыкка бу хәбәргә карата сүз әйтә алмыйм диде. "Мин монда "комментарсыз" дип кенә әйтә алам. Чөнки вакыты җитмәгән", диде ул.

Азатлык чыганаклары сүзләренчә, Сәфәров урынына "Шәһри Казан" газеты һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабированы билгеләргә җыеналар.

Миңназыйм Сәфәров "Ватаным Татарстан" мөхәррире итеп 2003 елны куелган иде. Аңа кадәр 20 еллап "Татарстан яшьләре"ндә эшләде. Киләчәктә аның кайда эшләячәге әлегә билгеле түгел.

Гөлнара Сабирова - танылган журналист, шулай ук "Татарстан яшьләрендә" дә эшләгән иде. Соңрак Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сүзчесе булып та, "Барс-Медиа", "Татмедиа" ширкәтләрендә дә төрле вазифаларда эшләде. 2014 елда ул "Шәһри Казан" газетының, 2017 елның ахырында "Сөембикә" журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Ул ике басманы да җитәкли.

"Ватаным Татарстан" - республиканың татар телендә чыгучы төп дәүләт газеты. Басма "Татмедиа" ширкәтенә карамый. 2019 елның беренче ярты еллыгына газетның көндәлек тиражы дүрт мең тәшкил итте, атнага бер чыга торган күп битле саны 14 мең абүнәче җыйды.

фикерләр (61)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG