Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү педагогия университетының "Төрки филология" програмында татар телен дә өйрәнәчәкләр


Уку йорты каршында татар телен өйрәтә торган җәйге аланнар ачарга да мөмкинлек бар.

Быел яңа уку елында Мәскәү педагогия университетында "Төрки филология" магистрлык програмына укучылар кабул итә башлаячаклар. Әлеге програм татар һәм төрек телләрен өйрәнүне күздә тота. Бу хакта Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашу вакытында университетның Филология институты мөдире Елена Чернышева әйткән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук университет җитәкчесе урынбасары Марина Сарапас, филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллина да катнашкан. Алар Равил Әхмәтшин белән Мәскәүдә татар теле укыту торышы, уртак чаралар һәм проектлар уздыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар диелә.

Елена Чернышева әйтүенчә, вуз каршында татар телен өйрәтә торган җәйге аланнар ачарга да мөмкинлек бар. "Анда балалар җәйге ял вакытында татар мәдәниятен, тарихын, шулай ук сөйләм техникасын, текстлар язарга өйрәнә алыр иде", ди ул.

2018 елдан Мәскәү педагогия университетында "Татар филологиясе" магистрлык програмы эшли, ул Филология институтының Гомуми тел белеме кафедрасы нигезендә алып барыла. Бу програм татар телен һәм әдәбиятын профессиональ дәрәҗәдә белүче, татар мәдәниятен яхшы күзаллаучы белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Магистр програмын укып чыкканнан соң, аспирантурага кереп, белем алуны дәвам итәргә мөмкинлек бар.

Февральдән Мәскәү педагогия университетында татарлар һәм Татарстанда туып-үскәннәр өчен "УКЫтучы" дип аталган якташлар клубы эшли, ул Тукай исемен йөртә. Якташлыкны ачу тантанасын Халыкара туган тел көненә багышлап уздырдылар.

XS
SM
MD
LG