Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда дөнья танымаган "референдум"ны бәйрәм итәләр


Акмәчеттә бәйрәм чаралары
Акмәчеттә бәйрәм чаралары

15 март Акмәчеттә Кырым аннексиясенең 5 еллыгына багышланган чаралар башланып китте. Чараларда рәсми хакимият вәкилләре һәм казаклар куп булуы күзгә ташланды, гади халык бу чараларга битараф күренде.

Иртән Акмәчетнең үзәк мәйданында узган Кырым хакимияте вәкилләре чыгышларыннан соң үзәк урамдан Кырым Дәүләт шурасы бинасы янына йөреш булды. Анда "әдәпле кешеләр" һәйкәленә чәчәкләр куелды, митинг узды.

Митингта Кырым башлыгы Сергей Аксенов 2014 елда Кырымны аннексияләүгә өлеш керткән өчен Русия президентына, самооборона төркемнәренә, Кубань казакларына рәхмәтләрен җиткерде, Русия думасы рәисе Вячеслав Володин исә Украина 25 ел Кырымда кылганнары өчен Русиягә түләргә тиеш, Кырым күп милләтле Русияне берләштерде, ул вакыйгалар тарихка керәчәк диде.

Кырым Дәүләт шурасында Русия думасы һәм Кырым депутатларының уртак утырышы узды. Чараларда Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хабиров, дума фракцияләре җитәкчеләре Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Кубан казакларының атаманы, губернатор урынбасары Николай Долуда катнашты.

Бәйрәм чараларында Кубаньнан махсус китерелгән казак төркемнәре шактый иде. Анападан килгән казаклар Азатлыкка "без 2014 елда Кырымга 5 мең кеше килгән идек, Кырым-Украина чикләренә барып Кырымны Украинадан сакладык, ул көннәрне искә алу өчен хәзер дә 500-ләп кеше килдек", диде.

15 мартта Акмәчеттә узган чараларда кырымнарның биш ел элек булган кебек урамнарга күпләп чыкмавы да күзгә ташланды. Шатлану хисләре дә бик күренми иде. Үзәк мәйданга барган юллар машиналар белән капланып торды, хәрәкәт туктатылды.

Мәйдан тирәсендә кенә мәктәп укучылары, милли киемнәрдәге үзешчән бию төркемнәре вәкилләре күренгәләде.

Акмәчет урамнарыннан төрле илләрнең байраклары белән автойөреш тә узды. Бу чарада үз милли байракларын машиналарга элеп Кырымдагы милли-мәдәни автономияләрнең вәкилләре катнашты дип хәбәр ителде, ләкин ул машиналарда чыннан да аларның вәкилләре булганы билгеле түгел.

Бу чаралар 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. 18 март Кырымда ял көне дип игълан ителде.

2014 елның 16 мартында Русия хәрбиләре күзәтүе астында Кырымда һәм Акъярда узган, ләкин дөнья илләре һәм Украина танымаган "референдум" нәтиҗәсендә Русия президенты Владимир Путин 18 мартта Кырымның һәм Акъяр шәһәренең Русиягә кушылуын игълан итте.

XS
SM
MD
LG