Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйледә яшь иҗатчылар бәйгесендә финалга узган эшләрнең күбесе урысча


Яшь иҗатчылар бәйгесе
Яшь иҗатчылар бәйгесе

Башкортстанның Дүртөйле районы укучылары арасында иҗат бәйгесе узды. Анда татар балаларының туган телләренә караганда урыс һәм башкорт телләрендә күбрәк иҗат иткәнлеге ачыкланды.

15 март Дүртөйле шәһәренең үзәк китапханәсендә районның яшь иҗатчылар бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар шигырь, эссе, нәсер һәм парчалар иҗат иткән. Җитмешкә якын эштән утыздан артыгы финалга сайлап алынган. Финалда катнашкан 33 әсәрнең җидесе генә татар телендә иҗат ителгән, калганнары – башкорт, иң күбен урыс телендәге эшләр тәшкил итә. Чарада катнашучылар исә барысы да диярлек татар-башкорт исемен йөртүчеләр иде.

Иске Баеш мәктәбе укучысы Марсель Хәйруллин башкорт телен уку авырлыгы турында юмор белән язылган шигырен укып ишеттерде.

Бәяләмә төркемендә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, сәнгать әһелләре катнашты.

Дүртөйле шәһәренең 1 санлы мәктәбенең 9 сыйныфында укучы Эльза Исламова "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле" исемле эссесе белән беренче урын алды.

"Мин – татар кызы. Әтием дә, әнием дә татарлар. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Мәктәптә дә туган телне укыйбыз. Укытучыма рәхмәт. Дусларыма рәхмәт, чөнки алар да татар телендә сөйләшә. Мин татар теле буенча һәр бәйгедә катнашам һәм урыннар алам", диде Азатлыкка Исламова.

Дүртөйле районының 1 санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфина Галимҗанова:

"Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнага ике сәгать укытыла. Бер сәгать әдәбият, бер сәгать тел укыйбыз. Алдагы уку елында биш көнлек укуга күчү сәбәпле, татар теле һәм әдәбиятының бер сәгатькә калу куркынычы бар. Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Радий Хәбировның биш көнлек укуга күчү тәртипләре кергәч тә татар телен атнасына ике сәгать укытуны калдыру чараларын күрергә тырышабыз. Балаларның күпчелеге мәктәптә урыс телендә аралаша. Өйдә, урамда, мәктәптә татар телен кулланучы балалар бик сирәк. Ике сәгать укытып та татар телен өйрәтү бик авыр. Мәктәптә урыс телен генә уку нәтиҗәсендә татар телен өйрәнү шактый авырлык белән бирелә", диде.

Язучы Марсель Сәлимов җиңүчеләрне котлый
Язучы Марсель Сәлимов җиңүчеләрне котлый

Әдәбиятка Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльман һәм башка күренекле шагыйрь һәм язучыларны биргән Дүртөйле төбәген Татарстанның Арчасы белән чагыштырып була. Шулай дигән фикер белдергән Дүртөйле үзәк китапханәсе хезмәткәре Елена Хәлиуллина китапханәдәге эшчәнлек турында да сөйләде:

"Китапханә фонды зур, анда 55 мең китап исәпләнә. Казна акчасына да китаплар алабыз, аерым шәхесләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, Венера Мәҗитованың китаплар белән тәэмин итүдә ярдәме бик зур. Китапханәгә 4 мең кеше йөри. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Хәтта кайбер китапларны чират торып укыйлар. Китапханәгә 35 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Балалар мәктәп программаларыннан тыш китап укып бармыйлар", диде ул.

Район китапханәләре челтәре җитәкчесе Зөләйха Заһидуллина:

"Китапханәләр туган телне саклауда зур эш башкара. Без Татарстаннан китаплар алырга тырышабыз, Башкортстанда нәшер ителгән татар телендәге гәзит-журналларны да алдырабыз, берсен дә калдырмыйбыз. Без аларны барлык авылларга таратабыз.

Чараларны татар телендә үткәрергә тырышабыз. Балаларда туган телгә мәхәббәт, сөю хисен үстерәбез. Әле иҗатчылар бәйгесе узды, алдагы атнада “Тукай моңнары” дигән чаралар башлана. Шулай ук Наҗар Нәҗми исемендәге иҗат фестивале дә үткәреп торабыз. Анда балалардан башлап, барлык яшьтәге каләм тибрәтүчеләр катнаша.

Проблемнарга килгәндә, алар финанска килеп терәлә. Җитәрлек акча булса, без бөтен халыкның ихтыяҗын үтәр идек. Халык теләгән китапларны алыр идек, теләгән гәзит-журналларга язылыр идек. Электрон басмаларга да язылыр идек.

Безнең иң зур бурычыбыз – милли гореф-гадәтләрне саклау, әдәбиятка мәхәббәт тудыру, үзебезнең җирле шагыйрь һәм язучыларны халыкка җиткерү. Китапханә туган телне саклауда зур эш башкара. Без төрле мавыктыргыч чаралар уздырабыз. Уфадан да язучы һәм шагыйрьләр, сәнгать әһелләрен чакырабыз. Алар чараларыбызда теләп катнаша", диде Заһидуллина.

Әлеге чарада Уфадан килгән сатира-юмор остасы Марсель Сәлимов, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина, популяр җырчы Радик Динәхмәтов һәм башкалар катнашты.

XS
SM
MD
LG