Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә протест белдерүчеләр президент сараен камап алды


Белградта протест белдерүчеләр, 17 март, 2019 ел
Белградта протест белдерүчеләр, 17 март, 2019 ел

Сербия башкаласы Белградта меңнәрчә кеше икенче көн ил президенты Александар Вучичка каршы протест белдерә, урам чараларында меңнәрчә кеше катнаша. Протест белдерүчеләр милли телевидение бинасына үтеп кергән, соңрак президент сараен камап алган.

Төрле журналистлар һәм протест оештыручылар белдергәнчә, урам чараларында "дистәләрчә мең" кеше катнаша. ТАСС протест чарасында меңләп кеше катнашуын яза. 16 март көнне протест белдерүчеләр милли телевидение бинасына үтеп кергән, анда алар берничә сәгать җанлы эфир таләп иткән. Полиция протест белдерүчеләрне көч кулланмыйча куып җибәргән.

17 март кичендә президент Вучичның халыкка мөрәҗәгате вакытында алар президент сараен камап алган, аңа сарайдан чыгу мөмкинлеген бирмәгән. Соңрак, бина янына полиция вәкилләре китерелгәч, протест полиция идарәсенә күчкән. Аларга шимбә көнне кулга алынган протестчыларны азат итү таләбе куелган.

Элегрәк җирле телеканаллар президент мөрәҗәгатен күрсәткән. Вучич барлык протест белдерүчеләр җавапка тартылачак дип белдергән, аларны "фашистлар, хулиганнар һәм караклар" дип атаган.

Белградта президент Александр Вучичка каршы протест чаралары декабрь аеннан бирле һәр шимбә көнне уза. Алар "Левица" оппозицион фиркасе башлыгы Борислав Стефановичка һөҗүм ясалганнан соң башланды. Стефанович тарафдарлары Сербия хакимиятен оппозициягә каршы көч куллануны хуплауда гаепли.

Протест белдерүчеләр Сербия президенты һәм хөкүмәтенең вазифадан китүен, медианың иреген, журналистлар һәм оппозиция вәкилләрен эзәрлекләвен туктатуны таләп итә.

XS
SM
MD
LG