Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы митингта Казакъстан җирләрен урысныкы дип атадылар


Евгения Исламова һәм Михаил Щеглов
Евгения Исламова һәм Михаил Щеглов

17 март көнне Казанның Тинчурин бакчасында Сул фронт вәкилләре оештырган "Русия бөтенлеге, социаль гаделлек һәм яңа курс өчен" дигән митинг узды. Анда йөзләп кеше катнашты.

"Совет берлеген саклау референдумы һәм Русия президентын сайлау узган көннәрне искә алып без Русия бөтенлеге һәм социаль гаделлек өчен митинг уздырабыз. Без ватандашлар җәмгыяте кыйммәтләре, сүз иреге, хакимиятне тәнкыйтьләү иреге, лаеклы белем бирү, медицина һәм мәхкәмә системасын булдыру өчен тырышабыз", диде митингны оештыручы Евгения Исламова.

Аның әйтүенчә, митингка килүчеләр берләшү, бер-берсен яклау өчен җыелган.

Шуннан ул сүзне Казандагы "Урыс мәдәнияте" җәмгыяте рәисе Михаил Щегловка бирде. Ул бүген чиркәү бәйрәме, киләчәктә таркалса да Совет берлеген саклап калу өчен тавыш биргән көн булуын искә төшерде. Шулай ук Кырымны Русиягә кушуга (аннексияләүгә - ред.) биш ел булуын әйтеп: "Бу безнең тарихта бик зур вакыйга", диде.

Шулай ук "Урыс мәдәнияте" җәмгыяте рәисе Русия тирәсендәге җирләрнең бер өлеше урыс халкыныкы булуы һәм аны саклап калырга кирәклекне әйтте.

Казакъстан - урысныкы. Тирә якта гел безнең җирләр. Без аны бирмәскә тиеш

"Казакъстан - урысныкы. Без казакъларга каршы түгел. Казакъстан - казаклар белән бәйле. Аңлыйсызмы, тирә якта гел безнең җирләр. Без аны бирмәскә тиеш", диде Щеглов. Шуннан аның артыннан митингта катнашучылар "Без бердәм булганда безне җиңә алмаячаклар! Русия, Казан, Русия" дип кычыкырды.

Шуннан Исламова протест белдерергә чыккан төркемнәргә берәм-берәм сүз бирә башлады. Әлеге чыгышлар арасында ул илдәге вазгыять турында да үз фикерен белдергәләде. Шуның берсе хакимиятне мыскыллауны тыю кануны турында иде.

"Моның максаты - халыкны административ штрафлар һәм кулга алулар белән куркыту, прокуратураны вак-төяк эш белән тутыру", диде Исламова.

"Гаделсез хөкем ителгәннәр берлеге" җитәкчесе Евгений Хәбибуллин чыгышын үзләренең оешмасы турында сөйләүдән башлады.

"Безнең беренче адымыбыз үзебезнең тарафдарларны яклау өчен мәхкәмәләргә йөрү булды. Җәмәгатьчелек фикерен күреп хөкемдарлар мәхкәмәгә хас булмаган карарлар кабул итүдән куркыр дип уйладык. Әмма бу безнең беркатлылык булган. Без ялгыштык. Русиянең бүгенге мәхкәмә системасы халыкка каршы. Ул Конституция тарафыннан имеш гарантияләнгән халыкны үз хокукы, ирегеннән читләштерү өчен булдырылган. Бары безнең илдә хакимиятне үз кулына алган түрә-олигархлар сыйныфларын хезмәтләндерү өчен булдырылган", диде Хәбибуллин.

Ул хакимият вәкилләренә халык хөкемдарларын кайтару кирәк, әмма моның өчен вәкилләрнең үзен алмаштыру мөһим дип саный. "Моны бары бер юл белән - үз намзәтләрне депутатлыкка чыгарып кына эшләп була", диде ул.

"Родительский отпор" хәрәкәте активисты Анастасия Зиновьева балаларны ата-аналарыннан тартып алу гадәткә керә баруына борчылуын белдерде.

Гаиләдән баланы көч кулланып, полиция ярдәмендә тартып алу гадәткә кереп бара

"Гади гаиләләр дә опека оешмалары корбаны булырга мөмкин. Торак мәйданыгыз кечкенә булган, фатирыгызга ремонт ясалмаган булса да баланы тартып алырга мөмкиннәр. Гаиләдән баланы көч кулланып, полиция ярдәмендә тартып алу гадәткә кереп бара. Соңгы вакытта фәкыйрьлек өчен балаларны тартып алалар", диде ул.

Чарада катнашучыларның берсе: "Фәкыйрь булгач ник бала табалар" дип кычкырды. Бу сорау җавапсыз калды.

Шулай ук митингта балалар бакчасындагы түләүгә, мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюга канәгатьсезлек белдереп чыгыш булды.

Каршылык чарасында Сарытау өлкәсе думасында КПРФтан депутат Николай Бондаренко катнашты. Ул митингларда катнашучылар саны һәрдаим артканда һәм кешеләр урамнарга күпләп чыкканда гына башбаштаклыкны җиңеп булачагын әйтте. "Бүген хакимият шуннан гына курка", диде ул.

Аннан соң микрофонга Татарстан Дәүләт шурасында КПРФтан депутат Артем Прокофьев чыкты. "300 кеше булганда алар каза хәлендәге торак турында үз програмын гамәлгә ашыра ала, чүп яндыру корылмасын да төзергә мөмкиннәр. Без 10 мең кеше җыелып алар елмаюдан туктап, безне ишетүен телим. Шул вакыт алар безне ишетәчәк", диде ул.

Шуннан Яшел Үзәндәге каза хәлендәге йортларда яшәүчеләр, "Русия Коммунистлары" фиркасе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Алар һәрберсе хакимиятнең вәгъдәләренә ышанмаска чакырды.

Митинг сәгать ярым дәвам итте. Азакта ике резолюция кабул ителде. Аның беренчесендә оештыручылар хакимиятне тәнкыйтьләү канунын юк итү, гадел сайлаулар булдыру, барлык сәяси тоткыннарны азат итү, пенсия яшен арттыру канунын кире кагу, югары уку йортларында түләүле укуны бетерү һәм башкаларны таләп итте.

Икенчесе Яшел Үзәндә каза хәлендәге йортларда яшәүчеләргә багышланган иде. Анда бу йортта яшәүчеләрнең хокуклары яклануы һәм аларга басымны туктатылу таләп ителә.

Митинг азагында катнашучыларның саны ике тапкырга кимегән иде.

XS
SM
MD
LG