Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Мәскәүдән килгән блогерга Сибай эшләренә тыкшынмаска кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Радий Хәбиров фикеренчә, мондый кешеләр үзләрен популярлаштыру өчен генә йөри.

18 мартта Башкортстан хөкүмәтендәге киңәшмәдә республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров узган ялларда Мәскәүдән сәясәт белгече һәм блогер Никита Исаевның Сибайга килүенә карата үз фикерен белдерде.

"Төрле сәясәт белгечләренең, имеш, сибайларны яклыйбыз дип, безнең проблемнар аша үзләрен пиарлаштырырга омтылулар туктамый. Әгәр мине шулай мыскылласалар, мин кырысрак булыр идем. Сибайлар сабырлык күрсәткән, каурыйда аунатып Мәскәүгә кайтарып җибәрмәгән. Грипплы борыннары белән тыкшынуларны һәм ярдәм итәргә тырышуларны туктатырга кирәк. Сибайлар дөрес эшли, маңкалы борыннар белән биредә бернишләп булмый", дигән Хәбиров.

Узган шимбә Сибайга Мәскәүдән блогер Никита Исаев килде һәм шәһәр урамнарының берсендә халык белән очрашып сөйләшмәкче иде. Әмма очрашу барышында низаг килеп чыкты. Сибайлар аны үзенә пиар ясап йөрүдә гаепләде, кибеттән кайтып килүче бер ир-ат сатып алынган бер кап онны Исаев өстенә сипте.

Моңа кадәр блогер социаль челртәрләрдә сибайларны "үзләренә шундый мөнәсәбәткә юл куюлары өчен" "рухи яктан таркалучылар" һәм "куркаклар" дип атаган иде. Соңрак пост алып куелды, әмма кулланучылар скриншот ясарга өлгергәннәр иде һәм ул интернетта таралды.

Радий Хәбиров бүгенге киңәшмәдә Сибай карьерында вазгыять уңай якка үзгәрә, узган атнада бер генә көнне һавада зыянлы матдәләр артуы күзәтелде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG