Accessibility links

Чечняның "Мемориал" хокук яклау үзәге башлыгы Оюб Титиев дүрт елга колония-утырмага хөкем ителде


Хөкем карары чыгару
Хөкем карары чыгару

Прокурор Оюб Титиевка дүрт ел гомум тәртипле колония җәзасы сораган иде.

Чечнядагы Шали шәһәр мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы бүлек башлыгы Оюб Титиевны наркотик саклауда гаепләп дүрт елга колония-утырмага хөкем итте. Хөкем карарын уку тугыз сәгатьтән артык дәвам итте.

Хөкемдер Титиевның күрсәтмәләренә ышанмавын әйтте. Титиев ике тапкыр тоткарлануын һәм икенче тапкырында полиция аны тоткарлауны махсус оештыруын әйтте.

Прокурор Оюб Титиевка дүрт ел гомум тәртипле колония җәзасы һәм 100 мең сум штраф салуны сораган иде.

Чечнядә Грозныйның "Мемориал" башлыгы, 61 яшьлек Оюб Титиев 2018 ел башында тоткарланды. Аның автомобилендә наркотиклы төенчек табылды дип белдерделәр. Титиевның адвокаты Петр Заикин Чечня полициясе Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарының йортын юк итте дип белдерде.

Титиевның хезмәттәшләре җинаять эше ялганга корылган һәм Чечня хакимиятләре республикада хокук яклаучылардан арынырга омтыла дип саный. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хокук яклаучылар эшчәнлеге турында кискен сүзләр белән даими чыгыш ясап тора.

Оюб Титиевны яклап халыкара оешмалар һәм мәдәният эшлеклеләре чыкты. "Мемориал" Титиевны, гәрчә аны сәяси маддә нигезендә хөкем итмәсәләр дә, сәяси тоткын дип, Amnesty International - вөҗдан тоткыны дип атады.

XS
SM
MD
LG