Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Кырым аннексиясе турында дебатлар оештырырга тәкъдим итә


Владимир Путин Кырымда, 12019 елның 18 марты
Владимир Путин Кырымда, 12019 елның 18 марты

Белгечләр исә югары сыйныф укучылары арасында оештырылган мондый дебатлар укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә проблемнар тудырырга мөмкин дип саный.

Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Кырым аннексиясе турында дебатлар оештырырга тәкъдим итә. Министрлык хәбәр итүенчә, 18 март - аннексия көне дәүләт бәйрәмнәренә багышланган мәгариф вакыйгалары календаренә кертелгән. Бу көнне мәктәпләрдә укучылар өчен махсус чаралар, шул исәптән дебатлар уздыру да тәкъдим ителә дип яза "Коммерсантъ".

Укучыларның Кырым мәсьәләре турында белемнәрен күтәрү максатыннан, мәгариф министрлыгы ярымутрау һәм Русиянең аны аннексияләве турында уеннар, ярышлар, рәсем бәйгеләре, конференцияләр, семинарлар яки дебатлар аша сөйләргә кирәк дип саный. Бу чараларга ата-аналарны, иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә киңәш бирелә.

Басма сораштырган экспертларның берсе югары сыйныф укучылары арасында оештырылган дебатлар укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә проблемнар тудырырга мөмкин дип саный. "Укучылар интернетны укый, сөйләшә белә, кайберләре "башка төрле караш" турында сүз ычкындырырга мөмкин. Һәм кайбер балаларны мәктәптән куу, начар билгеләр кую белән яный башлаячаклар", ди "Учитель" һөнәр берлеге вәкиле Ольга Мирясова.

2014 елның 16 мартында Кырымда халыкара һәм Украина кануннарын бозып, ярымутрауны басып алган Русия гаскәрләре күзәтүе астында янәсе референдум уздырырылды. Бу чара вакытында бәйсез күзәтүчеләргә күпсанлы һөҗүмнәр булды. 18 мартта Русия президенты Владимир Путин "референдум" нәтиҗәләренә нигезләнеп Кырымның Русиягә кушылуын игълан итте. Украина һәм Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный, алар тавыш бирү нәтиҗәләрен танымый, Русия гамәлләрен Украин җирләрен аннексияләү дип атый. АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның башка илләре Мәскәүнең бу гамәлләренә җавап буларак Русиягә чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG