Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр


Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2019 елда әлеге бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады. Тукай бүләгенә быел 16 кеше һәм иҗат төркеме тәкъдим ителде:

  1. Елена Алексеева — "Казань. Кинематограф. Из века в век" (1897-2014) монографиясе өчен.
  2. Надир Әлмиев — график эшләр сериясе өчен, "Колокола Хиросимы" циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һәм башка татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, "Татарстан, Алтай" пейзажлар сериясе өчен.
  3. Марат Әмирханов — "Казан йорт", "Олуг Мөхәммәд" китаплары өчен.
  4. Рифкать Вахитов — Татарстан рәсем сәнгатенә керткән өлеше өчен. "Тарих һәм шәхес" сериясе, 1998-2019 еллар.
  5. Тәлгать Галиуллин — "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы" роман-эссесы; "Китек көзге" китабы, "Мы – потомки страны Тартария" әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.
  6. Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар) — "Олы юлның тузаны" романы, "Дәрья башы" һәм "Әхәт Гаффар" китаплары өчен.
  7. Галимҗан Гыйльманов — "Тәкъдиргә юл" хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, "Ходай бүләге" повестьлар җыентыгы өчен.
  8. Айдар Фәйзрахманов — татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, "Олы юл" әдәби-музыкаль кичәләр циклы, "Онытырга мөмкин түгел" һәм "Яшәү барыбер кызык", "Олы юл", "Борчылма" җыентыклары өчен.
  9. Рифат Фәттахов — Рәшит Ваһапов (2004-2017 еллар) исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыру һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен.
  10. Мәдияр Хаҗиев —​ "Татар хатыннары" сериясе өчен (25 эш).
  11. Нурислам Хәсәнов —​ "Күрәчәк" һәм "Җан авазы" романнар һәм повестьлар китаплары өчен.
  12. Әнвәр Шәрәфиев —​ "Сандугач" фортепиано пьесалары, "Чулпан Йолдыз", "Наз" җыентыклары өчен.
  13. Эльмира Шәрифуллина —​ "Тамды яшем", "Бала күңеле – ак кәгазь" китаплары өчен.
  14. Дмитрий Туманов, Раилә Гарипова, Дмитрий Платонов, Наталья Смирнова, Айдар Гайнетдинов, Тмур Мортазин, Диана Сафарова, Николай Штыков -— "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгате республика фестивале өчен.
  15. "Әлиф" иҗат берләшмәсе: режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов, биюче Нурбәк Батуллин — "Әлиф" хореографик спектаклен иҗат иткән өчен.
  16. Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин — Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган "Гөлҗамал", "Җирән чичән белән Карачәч сылу", "Кара чикмән", "Три сестры", "Дон Жуан" спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

Тукай бүләге лауреатлары 26 апрельдә билгеле булачак. Премиянең күләме 2014 елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG