Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп идарәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт һәм тагын ике редакциясен ябарга тәкъдим итә


Азат Европа/Азатлык радиосы бинасы
Азат Европа/Азатлык радиосы бинасы

Дональд Трамп идарәсе Азат Европа/Азатлык радиосы бюджетын киметүне һәм Татар-башкорт, Төньяк Кавказ, Грузин редакцияләрен ябуны тәкъдим итә.

АКШ президенты Дональд Трамп идарәсе Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) ширкәтенә киләсе елга тәкъдим иткән бюджет проекты финанслауны 22 процентка киметүне һәм өч редакцияне ябуны күздә тота.

Әлеге бюджет проекты АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) сайтында урнаштырылды. Азат Европа/Азатлык радиосы, Америка авазы һәм Азат Азия радиосы шушы агентлыкка карый.

Тәкъдим ителгән бюджет проектында RFE/RL бюджетын 2019 елгы 124 млн доллардан 2020 елда 87 млн долларга калдыру күз алдында тотыла. Чыгымнарны кыскарту чаралары буларак ширкәтнең Татар-башкорт редакциясен (Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии), шулай ук Төньяк Кавказ һәм Грузин редакцияләрен ябу күздә тотыла.

Ширкәт шулай ук Балкан редакциясен дә киметеп "Черногория һәм Македониядәге эшчәнлеген туктатырга" тиеш булачак.

"Былтыр RFE/RL-ның интернет, телевидение һәм радиодагы атналык аудиториясе 34 млн кешегә җитте — элекке елдагыдан 30 процентка артты. Бу Русия, Иран һәм Пакстанда һәм RFE/RL эшчәнлек алып барган барлык төбәкләрдә объектив журналистикага ихтыяҗның арта баруын күрсәтә", диде RFE/RL президенты вазифаларын башкаручы Дейзи Синделар.

RFE/RL хәзер 22 илдә 26 телдә эшли. Ул медиага төрле чикләүләр булган илләрдә яшәүчеләрне обьектив һәм профессиональ яңалыклар һәм матбугат белән тәэмин итә.

2020 елда Америка авазы, Азат Азия радиосының һәм USAGM-га караган башка ширкәтләрнең дә бюджетларын шактый киметү тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта Трампның 2020 елга федераль бюджет тәкъдиме АКШ тарихында иң зуры — ул чыгымнарны 4,7 трлн долларга җиткерүне күздә тота, шул исәптән саклану чыгымнарын да нык кына арттырып 750 млрд долларга җиткерү, АКШ-Мексика чигендә дивар төзүгә 8,6 млрд доллар тоту тәкъдим ителә.

Тәкъдим ителгән бюджетны хәзер АКШ Конгрессы караячак. Гадәттә Конгресста президент идарәсе тәкъдим иткән бюджетка үзгәрешләр кертелә. 2019 елга президент RFE/RL-га 91 млн долларлык бюджет тәкъдим иткән иде, әмма Конгресс 124 млн долларлык бюджетны раслады.

XS
SM
MD
LG