Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе губернаторы Борис Дубровcкий вазифасыннан китә


Борис Дубровский
Борис Дубровский

Губернатор вазифаларын башкаручы итеп Русия энергетика министры урынбасары Алексей Текслер билгеләнгән.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский Владимир Путинга вазифасыннан җибәрүне сорап мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта төбәк хөкүмәте сайтындагы белдерүдә языла.

Ул өлкә халкына рәхмәт әйтә һәм үз карары дөрес дип ышана. "Күп эш эшләнде, әмма алда яңа максатлар һәм бурычлар", ди Дубровский.

"Ведомости" язуынча, Путин аның мөрәҗәгатен кабул иткән. Губернатор вазифаларын башкаручы итеп Русия энергетика министры урынбасары Алексей Текслер билгеләнгән.

2019 елның сентябрендә Чиләбе өлкәсе губернаторын сайлау узачак. Дубровский 2014 елгы сайлауда 86,37 процент тавыш җыеп җиңеп чыккан иде.

Моңа кадәр "Ведомости" якын көннәрдә Русиядә 3-6 губернатор вазифаларыннан китәргә мөмкин дип язган иде. Алар арасында Дубровский да бар иде. Моннан тыш, басма Марина Ковтун (Мурмански өлкәсе), Александр Бердников (Алтай республикасы), Юрий Берг (Оренбур өлкәсе) исемнәре аталды. Алексей Орлов (Калмык республикасы), Андрей Бочаровның (Волгоград өлкәсе) китү ихтималы бар дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG