Украина Русиянең 848 ватандашына һәм 294 юридик затына чикләүләр кертте. Бу хакта фәрманны Украина президенты Петр Порошенко имзалады дип хәбәр ителә Украина дәүләт иминлек шурасы (СНБО) сайтында.
Чикләүләр Русия думасы депутатларына һәм парламентның ике пулаты спикерларына кертелә. Моннан тыш, санкцияләр "агрессор дәүләтнең" капиталы булган дүрт банкка кертелә. Алар арасында Уфада урнашкан "Ивнестиционный капитал" банкы да бар. Шулай ук Башкортстандагы "Профхим" һәм "Изолятор" ширкәтләренә дә чикләүләр кертелгән. Татарстаннан исемлектә Яшел Үзәндә урнашкан Горький исемендәге кораб төзү заводы бар.
Чикләүләр Кырым күперен төзүдә һәм былтыр ноябрьдә Керич бугазында украин диңгезчеләрен тоткарлауда катнашу өчен кертелә.
Исемлектә шулай ук аннексияләнгән Кырымда, Донецки һәм Луһански халык республикалары дип аталган, Русия ярдәме белән фетнә күтәргән төбәкләрдә сайлаулар уздыру өчен җаваплы кешеләр дә бар. Аерым алганда, әлеге сайлауларда күзәтүче булып эшләгән Көньяк Осетия, Абхазия, Греция, Испания, Австрия, Италия, Нидерланд, Бельгия, Бразилия һәм Германия ватандашлары да эләккән.
Моннан тыш, чикләүләр Кырымга Украина хакимиятеннән рөхсәт сорамый гына "демонстратив" рәвештә керүчеләргә һәм "Украинага каршы эчтәлекле" басмалар таратучыларга кагыла.
Элегрәк Русиягә карата чикләүләрне АКШ, Канада һәм Европа берлеге киңәйткән иде. Бу Русия чик сакчыларының украин корабларын тоткарлау, Кырым аннексиясе һәм Украина көнчыгышында сайлаулар уздыру белән бәйле. Мәскәү Русиягә каршы чикләүләргә җавап булачак диде.
2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.
Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый. Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.