Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда туган Камил Кашаев Башкортстан прокуроры вазифасына расланды


Камил Кашаев
Камил Кашаев

Башкортстанның яңа прокуроры Татарстанда туган, "ЮКОС" иминлек хезмәтенең элекке җитәкчесе Алексей Пичугинга гомерлек төрмә җәзасы бирдерүгә ирешкән кеше.

Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары 21 мартта пленар утырышта Камил Кашаев намзәтен республика прокуроры вазифасына хуплады.

Кашаев коррупциягә каршы торуга, төзелеш өлкәсендәге хокук бозуларга аерым игътибар бирәчәге турында сөйләде. "Миңа республика халыкларының гореф-гадәтләре якын. Миңа бу үз белемнәремне файдаланырга мөмкинлек бирә. Мин Башкортстан дәүләт оешмалары белән конструктив хезмәттәшлеккә өметләнәм. Социаль яктан якланамган кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячакбыз. Прокуратура эше халыкка ачык булырга тиеш, матбугат чаралары белән актив эшләячәкбез", дигән Кашаев депутатлар алдында. Аның сүзләрен "Башинформ" китерә.

Яңа прокурор шулай ук дәүләт проектларына бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшереп торачагы, урманнарны канунсыз кисүгә һәм канунсыз исерткеч эчемлекләр сатуга каршы булачагы турында да белдерде.

Камил Кашаев 1973 елда Татарстанда туган. Генерал дәрәҗәсен 33 яшьтә алган. Әтисе - Татарстанның атказанган юристы Алберт Кашаев, элек Алексеевски һәм Бөгелмә районнары прокуроры булган.

1995 елда Камил Кашаев Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Азнакай районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый. 1999 елда Русия баш прокуратурасына эшкә алына. Соңгы вакытта анда идарә җитәкчесе урынбасары булып эшли иде.

2007 елда Кашаев "ЮКОС" иминлек хезмәтенең элекке җитәкчесе Алексей Пичугинга гомерлек төрмә җәзасы бирдерүгә ирешә. Пичугин биш кешене, шул исәптән Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүгә катнашуда гаепләнеп хөкем ителде. 2012 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Пичугинны хөкем итү процессы гадел итеп оештырылмаган дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG