Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнары Казан читендә булачак


"Салават күпере" торак комплексы
"Салават күпере" торак комплексы

"Салават күпере" торак комплексындагы барлыкка килгән яңа урамнарга танылган өч кешенең исеме биреләчәк. Казан башкарма комитетында бу хакта карар расланган.

Казанның Киров районында урнашкан "Салават күпере" торак комплексында Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнары барлыкка киләчәк. Бу хакта карар шәһәр башкарма комитетында имзаланган.

Якын арада анда адрес атрибутикасы урнаштырылачак диелә.

Халык җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен Казан читендәге урамнарга бирелү турындагы хәбәрләр чыккач, җәмәгатьчелектә ризасызлык уянды. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе хөрмәтенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә моңа риза булмавын җиткерде.

Бу исемнәрне Казан үзәгендәге урамнарга бирергә кирәк диештеләр. Әмма хакимият Казан үзәгендә генә түгел, гомумән, урам исемен алыштыру шактый зур чыгымлы эш, өстәвенә, моңа биредә яшәүчеләр дә каршы булырга мөмкин дип аңлата.

Шул ук вакытта берничә ел элек Казан үзәгендәге Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев урамы дип үзгәртелде. Хакимиятләр ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күпсанлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.

Моннан тыш, шәһәр үзәгендә Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин исемле урамнар да бар. Алар элек башка төрле атала иде.

XS
SM
MD
LG