Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан мөстәкыйльлеге турында референдум көне уңаеннан митинг узачак


Архив фотосы
Архив фотосы

23 мартта Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстанның мөстәкыйльлеге турында референдум уздыруның 27 еллыгына багышланган митинг оештыра. Чара Тинчурин бакчасында үтәчәк.

Оештыручылар митингны шәһәр үзәгендә уздырырга теләгән, ләкин Казан хакимиятләре Буман урамын да, Мулланур Вахитов һәйкәле янын да, Меңеллык мәйданын да килештермәгән.

"1992 елның 21 мартында Татарстанны суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак таныган референдум узды. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумга килгән халыкның 61,4 проценты "әйе" дип җавап бирде. Бу Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү һәм Татарстанның Конституциясен кабул итү белән бер рәттә торучы бөек вакыйга", ди активистлар.

2001 елның 19 апрелендә Русиянең Конституция мәхкәмәсе Татарстанның суверенитеты турындагы маддәне Русия Конституциясенә туры килми дип таныды. 2002 елда Татарстанның Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясен яңа редакциядә кабул итте.

XS
SM
MD
LG