Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Нәүрүзне киңрәк бәйрәм итү тәкъдиме белән чыккан


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Бу хакта ул Төркиянең Русиядәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән сөйләшүдә белдергән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Русиядәге яңа илчесе Мәхмүт Самсар белән очрашу вакытында "Нәүрүзнең Таҗикстанда зурлап бәйрәм итү турындагы тәэсоратлары белән уртаклашкан". Президент бу бәйрәмне республикада да киңрәк уздырырга кирәклеген белдергән. Бу хакта журналистларга президентның матбугат вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Нәүрүз бүген билгеләп үтелә, әмма аңа җитдирәк масштаб бирергә кирәк", ди Галимова.

Илче Миңнехановка Төркия тышкы министрлыгы исеменнән Нәүрүз котлавы тапшырган. Ул шулай ук "Татарстан мәдәният министрлыгы аша кайбер мәдәни чараларга теләктәшлек күрсәтүне" сораган.

Нәүрүз 21 мартта төн белән көн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Бәйрәмнең исламга турыдан-туры кагылышы юк, ул милли гореф-гадәт буларак билгеләнә.

Элегрәк "Азатлык" татар яшьләре берлеге "Нәүрүз" бәйрәмен Казан үзәгендә уздыруны сорап Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иткән иде. Бәйрәмне алар халык күп йөри торган урында, мәсәлән Камал театры каршында яисә "Казан" гаилә үзәге янында уздыруны сорый.

XS
SM
MD
LG