Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның Тигрис елгасында паром батып 50дән артык кеше һәлак булды


Тигрис елгасында фаҗига
Тигрис елгасында фаҗига

Корбаннарның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар булган. Паром Нәүрүз бәйрәм иткәндә баткан.

Гыйракның Мосул шәһәре тирәсендә Тигрис елгасында паром батты. Нәтиҗәдә кимендә 54 кеше һәлак булган, 28е югалган дип яза AFP.

Үлүчеләрнең күпчелеге - хатын-кызлар һәм балалар дип белдерде Мосул сивиль иминлек хезмәте башлыгы. Аның сүзләренчә, күпләр йөзә белмәгән. Кимендә 12 кеше коткарылган.

"Әл-Җазира" мәгълүматынча, паромда 200-ләп кеше булган. Ул Нәүрүз бәйрәме уздырганда баткан. Паром юлчыларның күп санда булуы сәбәпле баткан дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG