Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада полициягә һөҗүм вакытында ике кеше һәлак булды


Түбән Камада полиция хезмәткәренә пычак кадаучы билгесез ир-ат атып үтерелгән. Полиция хезмәткәре дә алган яралардан үлгән диелә.

Татарстанның Түбән Кама шәһәре эчке эшләр идарәсе янында бер ир-ат полиция хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән. Якында булган башка бер полиция хезмәткәре һөҗүм итүчегә аткан. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге хәбәренә сылтанып, "Интерфакс" яза.

"Нәтиҗәдә һөҗүм итүче үтерелә. Яраланучы "ашыгыч ярдәм" машинасында вафат була", диелә хәбәрдә.

Һөҗүмгә бәйле җинаять эше ачылган.

Агентлык чыганаклары сөйләвенчә, вакыйга иртәнге сәгать 10 тулганда булган. "Билгесез ир-ат полиция хезмәткәренең муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган", ди чыганак.

Әлеге вакытта һөҗүм итүченең кем икәнлеге ачыклана диелә.

"Реальное время" мәгълүматынча, Һәлак булучы - Динар Саматов, участковый булып эшләгән. "Вести.ру" аңа 33 яшь иде ди.

XS
SM
MD
LG