Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтач районы бюджет оешмаларында телефонны һәм чәйнекләрне электрга тоташтыру тыелган


Балтач районында, электр энергиясен экономияләү максатыннан, бюджетка караган оешмаларда кесә телефоннары, смартфон аккумуляторларын тутыруны, туклану урыннарыннан тыш бүлмәләрдә электр чәйнекләрен куллануны тыйганнар.

Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов 18 мартта имзалаган карарда райондагы бюджет оешмаларында электр энергиясен куллануны киметү чаралары турында сүз бара.

"Район башлыгы Рамил Нотфуллинның, кулланылган электр энергиясе күләмен күзәтү астына алырга кирәклеге турындагы карарын үтәү өчен, барлык оешмаларда ай дәвамында кулланылган электр энергиясе күләмен теркәп баручы журналлар булдырырга карар итәм.

Шулай ук, электр энергиясен экономияләү мәсьәләсен махсус күзәтүгә алырга, оешмаларда кесә телефоннарын, смартфоннарны, электр чәйнекләрен (туклану урыннарыннан тыш) утка тоташтыруны тыюны сорыйм", диелә әлеге карарда.

Балтач районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева, чынлап та, район мәктәпләрендә телефоннарны һәм чәйнекләрне электр челтәренә тоташтыруның тыелуын раслады. "Безгә моны электр экономияләү белән түгел, ә янгын иминлеге белән аңлатканнар иде. Сез киңкүләм матбугат чаралары белән эшләүче махсус кешегә, районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка шалтыратып карагыз әле", диде ул.

Илһам Гайнетдинов исә: "Мин җитәкчем имзалаган карарларга комментарий бирмим", диде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов имзасы белән тамгаланган әлеге хат Татарстанның Telegram каналларында таралган иде.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG