Accessibility links

Алинә Заһитова фигуралы шууда дөнья чемпионы булды


Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Алинә Заһитова 237,5 балл җыеп беренчелеккә чыкты.

Олимпия чемпионы, татар кызы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья беренчелегендә хатын-кызларның ялгыз шууында 237,5 балл җыеп алтын медальгә иреште. Икенче урынга 224,76 бал җыеп Казакъстан кызы Элизабет Торсынбаева чыкты. Өченче урынны Русиядән 223,80 балл җыеп Евгения Медведева яулады.

Чемпионат беткәч, Алинә бөтен тамашачыга япон телендә рәхмәтләрен белдерде. "Миңа җиңәргә минем туганнарым ярдәм итте", диде ул.

Моңа кадәр Алинәнең дөнья чемпионы исеменә ирешкәне юк иде.

Әйтергә кирәк, Торсынбаева алган көмеш медаль – хатын-кызлар арасында фигуралы шууда Казакъстан тарихында беренче медаль. Алай гына да түгел, Элизабет хатын-кызлар арасында тарихта беренче тапкыр дүртле сикерү ясады.

Алинә һәм Элизабет икесе дә бер остазда - Этери Тутберидзеда шөгыльләнә.

Пхенчханда узган Олимпия уеннарында Алинә хатын-кызлар арасында ялгыз шууда алтын медаль яулаган иде. Алинәнең медале Олимпиадада Русиянең беренче алтыны булды.

2017 елда Алинә юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2016 елда юниорлар арасында фигуралы шууда Гран-при финалы җиңүчесе булган иде. 2018 елда Европа беренчелегендә алтын медальгә ия булды һәм зурларның гран-при бәйгесенең финалында хатын-кызлар арасында җиңгән иде.

Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.

XS
SM
MD
LG