22 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Руслан Гыйбадулинны белгертү бирмичә генә пенсия реформасына каршы митинг оештыруда гаепләп 20 мең сум штрафка тартты. Бу хакта "Idel.Реалии"га мәхкәмәнең матбугат үзәгендә әйттеләр. Мәхкәмә утырышы видео элемтә аша узган. Гыйбадуллин бүген иртән тоткарланды һәм "Вишневский" полиция бүлегенә китерелде.
Шулай ук бүген Казанда Казан дәүләт тикшеренү технология университеты (КНИТУ) студенты, 19 яшьлек Гадел Бәдретдинов тоткарланган. Бу хакта "Idel.Реалии"га "Апология протеста" юридик хезмәтендә хәбәр иттеләр. Соңрак моны Алексей Навальныйның Казан штабы юристы Данил Нургалиев та раслады.
"Апология протеста" белдерүенчә, элегрәк полиция хезмәткәрләре Бәдретдинов белем алган уку йортына килгән һәм аны югары уку йортыннан кудыру өчен деканатка чакырткан булган.
Нургалиев фикеренчә, Бәдретдинов узган елның 9 сентябрендә пенсия реформасына каршы чарада катнашу өчен тоткарланган булырга мөмкин. Чөнки әлеге чара тәмамлангач Бәдретдиновка хакимияткә белдерү тапшырмый гына иҗтимагый чара оештыру яки үткәрү турында протокол төзелгән булган.
Узган елның ноябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе протоколдагы кайбер төгәлсезлекләр сәбәпле документларны полициягә кайтарган, ди "Апология протеста".
Нургалиев сүзләренчә, Бәдретдинов "Вишневский" полиция бүлегендә тотыла.
9 сентябрь оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары Русия буйлап пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары оештырды. Казанда протест җыены Тинчурин паркында башланды. Шәһәр хакимияте митингны бу урында килештермичә, Юдинода оештырырга тәкъдим иткән иде. Навальный тарафдарлары чараны барыбер Тинчурин паркында уздыру турында игълан итте. Митингта 500ләп кеше катнашты.
Протест чараларында катнашучыларның бер өлеше (200ләп кеше) Казан үзәгенә юл тотты. Йөрештә катнашкан һәм Казан Кирмәненә барып җиткән активистларның 20ләбе тоткарланды. Җиде кеше штрафка тартылды. "Апология протеста" башлыгы Алексей Глухов Татарстанны бик "үзенчәлекле төбәк" дип атады, чөнки барлык тоткарланганнар чараны оештыручы дип танылды.
Элегрәк Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Казанда пенсия реформасына каршы чарада тоткарланган 20 кешенең шикаятен теркәде.