Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ махсус прокуроры Русиянең президент сайлауга тыкшынуын тикшерүне тәмамлады


Роберт Мюллер
Роберт Мюллер

Тикшерү нәтиҗәләре якын көннәрдә АКШ Конгрессына тәкъдим ителер дип көтелә.

Русиянең 2016 елгы АКШ президенты сайлавына тыкшынуын тикшерү тәмамланган. Тикшерүне җитәкләгән махсус прокурор Роберт Мюллер эшнең төп нәтиҗәләре турында махсус хисабын АКШ баш прокуроры идарәсенә тапшырды.

Моңарчы тикшерү төркеме эшнең ничек баруын медиадан һәм җәмәгатьчелектән уңышлы яшерә килде. Тикшерү барышында 34 физик затка һәм ике юридик затка гаепләүләр белдерелде. Гаепләнүчеләрнең 26-сы - Русия ватандашлары.

Гаепләнүчеләрнең бише АКШ президенты ярдәмчеләре: элек АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе булган Майкл Флинн; элекке сайлау штабы башлыгы Пол Манафорт; элекке сайлау штабы башлыгы урынбасары Рик Гейтс; Трампның элекке шәхси адвокаты Майкл Коэн һәм Трампның элекке киңәшчесе Роджер Стоун.

Гаепләнүчеләрнең җидесе гаепләүләрне тулысынча яки өлешчә таныды, бишен мәхкәмә гаепле дип таныды.

Дональд Трамп үзенең саулау алды кампаниясе белән Русия арасында хезмәттәшлек булуын баштан ук кире кагып килә.

XS
SM
MD
LG