Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда интернет иреге турында сөйләшү оештыручы кулга алынды


Русиядә интернетны изоляцияләү һәм автоном итү хакында түгәрәк өстәл сөйләшүе оештыручыларның берсе Никита Храмов кулга алынды.

23 мартта төштән соң Казанның "Волга" кунакханәсендә, Русиядә интернетны изоляцияләү һәм автоном итүгә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырылды. Анда Мәскәүдән махсус чакырылган IT-эксперт Алексей Веснин Русия хөкүмәтенең интернетны автоном итәргә омтылуы халыкара кеше хокукларына каршы килүе турында сөйләде.

Бу очрашуны интернет аша туры эфирда Никита Храмов трансляцияләде. Програмда 15:30 сәгатьтә тәнәфес каралган иде. Тәнәфестә Храмовны "Э" бүлеге хезмәткәрләре кулга алды.

Моны 9 сентябрьдә пенсия яшен арттыруга каршы митингта катнашкан өчен ачылган административ эш белән аңлаттылар һәм аны Казанның Вишневский полиция бүлекчәсенә алып киттеләр.

Түгәрәк өстәл сөйләшүенең икенче өлешендә Веснин интернеттагы күзләүдән ничек качып булуы, изоляциягә каршы ничек көрәшергә кирәклеге хакында сөйләде. Сөйләшүнең икенче өлеше 24 мартта "Волга" кунакханәсе конференцияләр залында сәгать 12дә башлана.

XS
SM
MD
LG